16-17 августта ат спорты базасында, Татарстан Республикасы көненә багышланган, Зәй муниципаль районы беренчелегенә ат спорты буенча ярышлар булып узды.
Зәй районының Сармаш-Баш авылында кичә 100 кешегә исәпләнгән, яңа мәдәният йорты ачылды. Проект бәясе 9 млн. сумга исәпләнгән бу мәдәният йорты, Татарстанда авыл клублары төзү республика программасына нигезләнеп төзелде. Район бюджетынннан өстәмә 1 млн 266 сум акча бүлеп бирелде. Исегезгә төшерәбез, бу программа 2012 елда, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә - беренче чиратта авылларда тормышның югары дәрәҗәсен тәэмин итү максатында төзелгән.
Универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы кысаларында, Татарстан Республикасы хөкемәте Зәйдә спорт мәйданчыклары төзү өчен 8,5 млн. күләмендә акча бүлеп бирде. Спорт мәйданчыклары төзелешенең төп заказчысы Татарстан Республикасының баш инвестицион идарәсе, генераль подрядчысы «Татлизинг» унитар предприятиесе. 2014 елның 14 нче августтында Зәй муниципаль районының «Яшьлек» боз сарае һәм политехник көллиятендә кече футбол уйнау өчен төзелгән, ике спорт мәйданчыгын ачу булды.