Зәйдә универсаль спорт мәйданчыклары ачылды

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы кысаларында, Татарстан Республикасы хөкемәте Зәйдә спорт мәйданчыклары төзү өчен 8,5 млн. күләмендә акча бүлеп бирде. Спорт мәйданчыклары төзелешенең төп заказчысы Татарстан Республикасының баш инвестицион идарәсе, генераль подрядчысы «Татлизинг» унитар предприятиесе. 2014 елның 14 нче августтында Зәй муниципаль районының «Яшьлек» боз сарае һәм политехник көллиятендә кече футбол уйнау өчен төзелгән, ике спорт мәйданчыгын ачу булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International