ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2014 ел
шимбә
3 нче ноябрьдә «Энергетик» мәдәният йортының спорт залында , 1998-1999 елларда туган яшүсмерләр һәм кыз балалар арасында бадминтон буенча сайлап алу ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 1 урынны Бигеш мәктәбе укучысы Айсылу Хәмидуллина, икенче урынны Сәвәләй мәктәбеннән Яна Бородина , 3 нче урынны Алена Васюкова алды.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Зәйдә хәрби хезмәткә һәр чакырылыш саен булачак солдатлар көнен үткәрү традициясе яши. Армия яшенә җиткән егетләрне, аларның әти-әниләрен, якыннарын, өлкән буын вәкилләрен чакырып, хәрби тормыш нечкәлекләре, элекке белән бүгенгене чагыштыру, җаваплы бурычны үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искәртү, сөйләшү, һичшиксез, егетләребезгә хәрби хезмәтнең җитдилеген аңларга стимул бирә.
Сәвәләйгә чираттагы семинарга килгән мәдәният хезмәткәрләрен гармун уйнап, җыр белән, Покрау пироглары әзерләп, кул эшләре сәнгате күргәзмәсе оештырып каршы алдылар. Семинар программасында эшнең перспектив юнәлешләре каралды. Очрашуның иң мавыктыргыч өлеше булып, «Сәвәләй» фольклор коллективы чыгышы булды. Алар тамашачыга «Покрау көне» бәйрәме сценариясен күрсәттеләр. Бәйрәм милли уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Татьяна Слепцова белән Светлана Чернова чөгендер һәм кабактан пироглар әзерләү бенча мастер-класс күрсәттеләр.
26 нчы октябрьдә «Ял көне клубы кысаларында» «Энергетик»лар мәдәният йорты спорт залында Зәй шәһәре беренчелегенә урта гомүми белем бирү мәктәпләре арасында өстәл теннисы буенча ярышларны ачу булды. Ярышларда 22 мәктәп укучысы катнашты.
«Энергетиклар» мәдәният сараенда 17 автор катнашында кулдан ясалган курчаклар күргәзмәсе үтте. Күргәзмәгә килүчеләр курчакларга соклану белән беррәттән, Надежда Чепурнойның Карбабай ясау мастер-классы белән дә таныштылар.
25 нче октябрьдә Бөгелмәдә Татарстан Республикасы беренчелегенә 2003 елда туган балалар командалары арасында хоккей буенча календарь уен үтте.
Гулькино авылы китапханәчесе, « Палан»чуаш фольклор ансамбле солисткасы Тамара Капитоновага чуаш халкы мәдәниятен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республикада традицион мәдәниятне үстерү үзәге мактау кәгазе һәм сертификаты тапшырылды.
25 нче октябрьдә Түбән Кама шәһәренең «Шинник» спорт комплексы шәхси учреждениесендә 1997-2004 елда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында, үз авырлык үлчәмнәрендә ирекле көрәш буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләреннән 143 спортчы көч сынашты. Зәй балалары үзләренең осталыкларын күрсәтеп, шәһәребез данын якладылар.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
26 нчы октябрьдә Яшьләр белән эшләү идарәсе каршында эшләп килүче «Яшьлек» клубында ял көне клубының чираттагы утырышы үтте.( анда балалар җепләрдән курчак ясау белән шөгыльләнәләр). Клубка йөрүче балалар үзләренең кулдан эшләнгән әйберләрен әни һәм әбиләренә бүләк итеп бирделәр.
20 нән 24 нче октябрьгә кадәр 6 нчы мәктәпнең спорт залында 1998-1999 елларда туган кыз балалар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә баскетбол буенча сайлап алу туры булды. Ярышларда 4 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, беренче урынны «Факел» командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International