ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
6-9 ноябрьдә «Яшьлек» балалар һәм яшүсмерләр спорт клубында Р.Ш.Фәрдиев истәлегенә багышланган, 2005 нче елда туган балалар арасында, Татарстан Республикасы беренчелегенә шайба белән хоккей уйнау буенча ярышлар узды.

9
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
8 ноябрьдә киңәшмәләр залында район Икътисад советының икенче утырышы булды.

8
ноябрь, 2014 ел
шимбә
7 нче ноябрьдә хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г.Кәримов, «Агросила групп» ЯАҖ генераль директоры И.Ш.Гыймадиев катнашында терлекчелек мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырыш булды. Терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы Р.Н.Галиәхмәтов, «Агросила групп»ЯАҖ терлекчелек бүлеге башлыгы Л.У.Ситдыйков таныштырды. Утырышта агрофирма, авыл хуҗалыгы бүлекчәсе җитәкчеләре, «Агросила групп» ЯАҖ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм район ветеринария берләшмәсе зоология һәм ветеринария белгечләре катнашты.
7 нче ноябрьдә мәктәп балалары шәһәр мәдәният клубында үткәрелгән «XXI нче гасыр мәдәнияты» дип аталган мөһим сөйләшү сәгатендә катнаштылар.
7 нче ноябрьдә шәһәр мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясенең 22 еллыгына багышланган «Тынычлык һәм татулыкта яшәү» балалар рәсем конкурсы булды.
6 нчы ноябрьдә район мәдәният йортында Иске Зәйдә яшәүче яшьләр өчен “Без бергә!”, - дип исемләнгән чара үтте. Директор урынбасары С.В.Яшина Конституцияне белүне билгеләүче викторина –сорау тренинг программасы үткәрде. Бәйрәм азагында истәлекле фотосүрәткә төшү оештырылды.
В осенние каникулы Клуб по месту жительства «Юность» Управления по делам молодежи стал центром притяжения ребят разного возраста. 5 ноября здесь долго не умолкали детские голоса – шло занятие кружка «Лего - строй». Ребята учились не только собирать модели, но и работать в команде, с большим интересом занимаясь «лего – творчеством».
Россиядә тантаналы төстә хәрби дан көне билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышының ачы җилләре һәр гаиләгә үтеп керде. Хәрби бүләкләр, фронт фотосүрәтләре, истәлекле әйберләр, солдат хатлары, кәбер язулары-безнең халкыбызның генетик хәтере. 4 нче мәктәпнең 9-11 сыйныф укучылары өчен, Зәй туган якны саклау музеенда, 1941 елның 7 нче ноябрендәге легендар парад истәлегенә багышланган « Ил-хәтерли» дип исемләнгән тематик чара узды.
5 нче ноябрьдә Өлкәннәр Советының чираттагы утырышы булды. Утырышта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, йорт яны, җәяүлеләр йөри торган юллар ,шәхси кулланылыштагы җиңел автомобиль кую урыннарының торышы, 2014 елдагы төзекләндерү эшләренең план үтәлеше һәм 2016 елга төзекләндерү эшләренең перспективасы турында сөйләде.
2014 елның 5 нче ноябрендә, «Ялта-Зәй»спортка әзерләү үзәгендә, чаңгы ярышлары буенча спорт хакимнәренең һәм техник делегатларның семинары булды. Семинарда катнашучыларны Зәй муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Р.Г.Кәримов, Россия чаңгы ярышлары Федерациясе Президенты Елена Валерьевна Вяльбе сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International