ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
27 нче октябрьдә, наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында, шәһәр мәдәният йортында «Тормышны сайла!»-, дигән тематик презентация үтте.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
26 нчы октябрьдә , ял көне клубы кысаларында, шәһәр мәдәният клубында « Покрау көнендә көзге утырулар» традицион бәйрәм программасы үтте. Бәйрәм бөтен басу эшләре тәмамланып, уңышларны җыеп алган чорга туры килде. Бистәләр һәм авылларда туйлар ешайды, урам бәйрәмнәре дәвам итә.

24
октябрь, 2014 ел
җомга
23 нче октябрьдә хакимиятнең зур залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы үзды.
1 октябрьдә районыбыз хуҗалыкларында 18267 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 5543 е савыла торган сыер, 2072 се сарык,182 се ат. 9 айга 18600 тоннага якын сөт җитештерелгән.
15 октябрьдә агропромышленность комплексы оешмалары арасында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Агросила Групп» ЯАҖ, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе хезмәткәрләре катнашында, техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын тәзекләндерү эшләренә әзерләү буенча конкурс узды. Комиссия беренче урынны «Зәй шикәре» агрофирмасына, икенче урынны «Зәй»агрофирмасына бирде.
Район да киләсе ел уңышы өчен 9700 тонна орлык материалы әзерләнгән. Махсус лабороториядә 2700 тонна орлыкның тишелеше тикшерелгән. Калган 7000 тонна орлыкны безнең район өчен, Тукай орлык заводы әзерли.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов үзәк дәваханәдә булып, сәламәтлек сагы хезмәткәрләре һәм дәвалану курсы үтүче зәйлеләр белән очрашты. Ул дәваханә эшчәнлегендәге проблемалар белән кызыксынды, дәваланучылар фикерләрен тыңлады, район халкына медицина ярдәме күрсәтүне тагын да яхшырту буенча планнар белән танышты.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
21 нче октябрьдә Мирный бистәсе клубында шәһәр мәдәният йорты фольклор ансамбле «Ивушка»катнашында гаилә гореф-гадәтләрен танып белү сәгате үтте.
Атна башына 8582 гектар җирдән 5443 гектар мәйданда - яисә 63%, барлыгы 218 мең тоннадан артыгырак - уртача 1 гектардан 400 центнер шикәр чөгендере җыеп алынды. Район, шикәр заводына 204 тонна татлы тамыр тапшырды. Барлык районнардан предприятие 517 тонна чөгендер кабул итте.
Хәзерге вакытта Россиядә яңа спорт төрләре барлыкка килә. Янгынга каршы көрәшүчеләр дә читтә калмадылар , «Янгын биотлоны»оештырдылар. 14 октябрьдә Дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәте икенче отрядының өйрәнүләр полигоны базасында Идель буе федераль округы буенча беренче ярыш этабы узды. Анда Әлмәт, Зәй,Бөгелмә, Азнакай шәһәре командалары катнашты. Янгын сүндерүчеләр үзләренең профессиональ осталыкларын һәм бердәм эшли алуларын тагын бер кат күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International