ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле шәһәрдәшләребез!
Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, шәһәребез бистәләрендә мобильле офисны кулланып, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация пунктларының эшен оештыра.Мобильле офисны кулланып, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация пунктларының эшләү графигы түбәндәгечә:
2015 елның 7 нче февралендә Яңа шәһәрнең чаңгы юлында, Зәй муниципаль районының Иске Зәй һәм Мирный бистәләре, 22 авыл җирлегендә, гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә (башлангыч сыйныф укучылары өчен), XXXIII нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында, “Россия чаңгы юлы-2015 ” һәм “ Татарстан чаңгы юлы-2015” республика массакүләм чаңгы ярышлары спорт акциясе үтте.

2015 елның 6 нчы февралендә Зәй шәһәре территориаль сайлау комиссиясе члены Мөсәвир Мирзәет улы Гыймаевны территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре гомер бәйрәме белән котлады.

7
февраль, 2015 ел
шимбә
6 февраль көнне Зәй ГРЭСында 2014 елга каралган коллектив килешүенең үтәлеше буенча конференция булып үтте. Килешү үтәлешенең 2014 елга йомгаклары буенча чыгышны оешманың профсоюз җитәкчесе Андрей Алчин ясады.
6 февраль көнне шәһәр мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре көче белән “Дуслык җепләре” – дип исемләнгән сәнгатьле уку бәйгесе үткәрелде.
Бәйге халык җырларын, бәйрәмнәрен һәм көнкүрешен өйрәнүгә багышланды. Әлеге кичә бөек шагырь Муса Җәлил туган көнгә багышланды
6 февраль көнне Зәй гражданнарны теркәү бүлеге бинасында районның яшь гражданнарына тантаналы төстә Россия паспорты тапшырылды. Районыбызның 14 яшь гражданы өчен бу көн истәлекле булды.
6 февральдә “Космос” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Зәй районы Башкарма комитеты яшьләр белән эшләү идарәсе муниципаль казна учреждениясенең кече коллегиясе булды. Коллегия эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары С.Н.Иванова, учреждение җитәкчеләре, мәктәпләрнең социаль педагоглары, яшьләр белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре катнашты

6
февраль, 2015 ел
җомга
«Агросила групп» ЯАҖ дә эре башлы мөгезле терлек саны 341 гә (2%) , артты. Сөт савымы декабрь аена 1536 центнерга ( 11% ) артты. Артым барлыгы 63 центнер (4% ) тәшкил итте.
5 февральдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары С.Н.Иванова катнашында Зәй муниципаль районы балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Зәй муниципль районында узган ел игълан ителгән “Кече Ватан” елында Чубыклы авыл җирлегендә күп эшләр эшләнде. Юллар, мәчет төзекләндерелде, авыл мәктәбе бинасына ремонт ясалды, зират территориясе, чишмә яны тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды, күпер торгызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International