Авылга иганәчеләр булыша

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Зәй муниципль районында узган ел игълан ителгән “Кече Ватан” елында Чубыклы авыл җирлегендә күп эшләр эшләнде. Юллар, мәчет төзекләндерелде, авыл мәктәбе бинасына ремонт ясалды, зират территориясе, чишмә яны тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды, күпер торгызылды. Авыл җирлегендәге төзекләндерү эшләре “СМП-Нефтегаз”ААҖ , авыл эшмәкәрләре, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 110 сум күләмендә үзара салым җыюдан кергән спонсор ярдәме белән башкарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International