Чаңгы юлы - 2015

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
. Беренчеләрдән булып стартка ветеран һәм пенсионерлар чыкты, алар эстафетаны предприятие, оешма һәм гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына тапшырды. Зәй муниципаль районында үткән ярышларда барлыгы 5000ләп кеше катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә 48 шәһәр һәм район предприятие, оешма җитәкчеләре үзара көч сынашты. Ярыш күңелле концерт номерлары белән үрелеп барды.


8 нче февральдә Яңа шәһәрнең чаңгы юлында Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында,“ Россия чаңгы юлы-2015” спортын үз итүчеләрнең массакүләм чаңгы ярышлары узды. Җиңүчеләр Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты физик культура, спорт һәм туризм идарәсе муниципаль казна учреждениесенең Мактау грамотасы, медальләре һәм “ Россия чаңгы юлы-2015 ”спорт акциясе эмблемасы төшкән баш киемнәре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International