ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
3 февральдә район башлыгы урынбасары Р.М.Хәлитов җитәкчелегендә шәһәрнең күпфатирлы йортларына капиталь ремонтны үткәрү буенча комиссия оештырылды.
3 февральдә Зәй муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Р.Г.Кәримов катнашында “Зәй су каналы” ҖЧШ, «Инвестстройсервис», «Горзеленхоз», «Управдом» хезмәт коллективларының отчет җыелышы булды. Оешма җитәкчеләре 2014 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, 2015 елга булган эш планнары белән таныштырдылар.

6
декабрь, 2014 ел
шимбә
5 нче декабрьдә Башкарма комитет җитәкчесе Р.Г.Кәримов катнашында “Зәй муниципаль районында “ Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре” буенча конференция булды.
5 нче декабрьдә шәһәр мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр белән үткән чара «Җан җылың белән бүлеш!- дип аталды.
4 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, «Тату гаилә» балалар бакчасында Башкарма комитетның Яшьләр белән эшләү идарәсе белгечләре бәйрәм программасы үткәрделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Әкият геройлары балаларны мавыктыргыч уеннар һәм тылсымлы табышмаклар белән кызыксындырдылар. Һәр балага кечкенә генә истәлекле бүләк тә әзерләнгән иде.
30 ноябрьдә Зәй шәһәренең спорт- сәламәтләндерү үзәге спорт залында Россия Федерациясе спорт мастеры Константин Волков истәлегенә ирекле көрәш буенча ярыш узды. Анда республиканың 9 шәһәреннән 142 кеше катнашты. Ярышлар яшьләр арасында 9, ә кызлар арасында 2 авырлык категориясе буенча үтте.

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 28-29 нчы ноябрендә Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда Зәй муниципаль районы беренчелегенә тимер аякта шуу буенча( беренче этап) ярышлар үтте. Анда Зәй, Баулы ,Чистай, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт шәһәрләре командалары катнашты.
1 декабрьдә шәһәр мәдәният йортында СПИД ка профилактика үткәрү көненә багышланган «Галәм өстендәге шомлы күләгә» дигән тематик сәгать үтте.
28 нче ноябрьдә «Космос» яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында «Зәй-2014 туташ һәм ханымнары» дигән гаилә конкурс программасы үтте. Конкурста 6 пар әни һәм кыз катнашты. Конкурс шартларын үтәгәндә әниләр һәм кызлар үзләренең талантларын, дус һәм бердәм булуларын күрсәттеләр.
Ял көнендә шәһәр мәдәният йортында традицион төстә Михаил көненә багышланган«Үткәнне без хәтерлибез һәм искә алабыз!»-,дигән халык авыз иҗаты бәйрәме үтте.Чарада катнашучылар көзге календарьның сынамышлары белән таныштылар, күп төрле халык уеннарында актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International