18 март көнне Әлмәт шәһәрендә “Сандугач сайрар илем” балалар иҗат фестиваленең финал ярышлары була. Финал турында катнашу өчен шәһәребезнең музыка мәктәбеннән бертөркем катнашучылар чакырылган.
Түбән Камада «Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Эстрада сәнгатендә яшь талантларны барлау максатында оештырылучы бу бәйгедә Зәйдән быел да аерым башкаруда һәм төрле ансамбльләр составында малай-кызлар үзләрен сынады