ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе

1994 елдан бирле, ел саен 15 нче мартта Россия Федерациясендә Бөтендөнья кулланучыларны яклау көне булып билгеләп үтелә. 2015 елда билгеләп үтелгән бәйрәм дөрес туклану, кулланучыларның һәм гражданнарның законлы хокукларын яклау темаларын үз эченә алды

14
март, 2015 ел
шимбә
3-5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган XXII нче республика көрәш турниры үткәрелә. Шулай ук Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Ильһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган яшүсмерләр арасында көрәш турниры үтәчәк.
Белем бирү оешмаларында хәрби-спорт уены “Аҗаган-2015” уеннары Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Әлеге мавыктыргыч уен безнең шәһәр мәктәпләрендә матур традициягә әйләнеп бара. Ярышта катнашучыларның көчен, җитезлеген һәм тиз арада куелган максатка ирешү кебек сыйфатларны үзенә ала
Олимпия чемпионы Федор Симашевның туган авылы Югары Баграж мәдәният йортында якташны искә алу кичәсе үтте. Анда район җитәкчесе Разиф Кәримов, “Чаңгы юллары буйлап” китап авторы, танылган җурналияст Илдус Илдарханов, Федор Симашевның туганнары, дуслары, спортчылар, җәмәгатьчелек вәкилләре, спортка битараф булмаганнар катнашты.

13
март, 2015 ел
җомга
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр театрлары һәм курчак театрларының «Иделкәем» республика смотр-конкурсының төбәк туры бара. Анда Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама,Бавлы, Ютазы, Лениногорск, Азнакай үзешчәннәре катнаша. Зәй данын “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Марионеткалар” - курчак, Түбән Биш һәм Дүрт-Мунча һәвәскәр театр коллективлары яклый. Бу бәйге 14 мартка кадәр бара
Яңа шәһәрнең чаңгы юлында Зәй муниципаль районы предприятие, оешма һәм гомүми урта белем бирү мәктәпләре укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаңгы сезонын ябу үткәрелде.Барлыгы ярышларда 7 мәктәп катнашты
Кичә Кызыл калфак балалар бакчасында 20 сабыйга исәпләнгән яңа төркем ачылды. Хәзер биредә 6 төркемдә 120 бала тәрбияләнәчәк. Бакчада төркем ачу эшләренә республика бюджетыннан акча бүленеп, аны “Ремстрой” ҖЧШ сыйфатлы итеп башкарып чыкты
Бүген, 13 мартта СССР ның атказанган спорт остасы, Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, шәхси һэм эстафета ярышларында СССР чемпионы, Япониянең Саппоро шәһәрендә узган ХI Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры, “Почет билгесе” ордены һәм “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале кавалеры, якташыбыз , Югары Баграж авылында туган Федор Петрович Симашевка 70 яшь тулган булыр иде.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Эшли башлаганнан бирле 14 төркем, 450 бала тәрбияләнгән коллективта. Хәзер балалар бакчасына 180 бала йөри, коллективта 26 тәрбияче 24 техник персонал эшли.Күбесе 20 елдан артык хезмәт куйганнар.
Бүген,12 нче мартта Диләрә Хәмидуллина Зәй районы суды 1 нче номерлы суд участогының җәмгыять судьясы вазыйфаларын башкарырга кереште. Аңа кадәр ул Яр Чаллы шәһәренең прокурор ярдәмчесе булып эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International