Зәй районы үзәк хастаханәсенә яңа баш табип билгеләнде. Бүген аны коллектив белән сәләмәтлек саклау Министры Адель Вафин таныштырды.
Әлеге кандидатура бик җентекләп сайланды. 10 кандидат арасыннан аны сайлап алдык. Бүген минем приказ нигезендә Рим Рифович Әмиров Зәй районы үзәк хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнде – диде Министр.