20 км. ирекле стильдә ярышта безнең шәһәрдән Михаил Камендантов 3 урынны алды. 3 мартта эстафета ярышында 4х10 км. арада ярышучылар арасында Зәй районыннан Д.Кочеванов, Д. Бортных, П. Кочеванов һәм М. Камендантов 2 урынны алдылар.
30 км. ераклыктагы ярышларда Петр Коронов 2 урынны алды. Яшьләр арасында Дмитрий Бортных беренче урынны алды. Хатын-кызлар арасында Зәй кызлары 3 урында.