Зәй мәктәпләрендә балалар белән сәламәт туклану турында әңгәмә.

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Надежда Чернова бәйрәм алдыннан Зәй мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары арасында өйрәтү һәм танып белү чаралары үткәрде. Мондый чараларның беренче мәртәбә генә үткәрелмәвенә дә карамастан, кулланучыларның үз хокукларын яклау мөмкинлеге барлыгын тагын бер кат искәртү мөһим булып кала. Чарада туклануның кеше организымына турыдан- туры тәэсир итүе турында сөйләнде. Хезмәткәр үзенең чыгышында, тәүлек дәвамында кабул ителергә тиешле витаминнар күләме һәм гомүмән дөрес туклануга аеруча басым ясады. Әңгәмә мәктәп укучыларында һәм укытучыларында да зур кызыксыну уятты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Чара азагында мәгълүмат өчен Pulse (Пульс) газетасы таратылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International