ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе
Муниципаль районда хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә “ТатЭК” ҖЧШ, ГРЭС, “Татнефтедор” юллар идарәсе” ҖЧШендә 2014 елда профилактика советлары эшчәнлеге, “Сәламәт әти-әни – сәламәт бала” муниципаль программаның үтәлеше, шулай ук шәһәрдә кредит эшчәнлеге алып баручы пунктлар сакланышының тиешле таләпләргә туры килү-килмәве турында мәсьәләләр каралды.
“Салават күпере” балалар бакчасы укытучы- логопеды Лолита Мусина “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең иң истә калган катнашучысы. Бәйгенең призеры үзенең эше, группада дөрес итеп сөйләргә өйрәнүчеләр, гаиләсе турында, иҗат коллективы турында кызык итеп сөйли.
Зәйнең үзәк китапханәсендә яшь китап укучыларның “Живая классика” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этап ярышлары үтте. Анда укучылар нигездә Бөек Ватан сугышы темасына кагылган әсәрләрдән өзекләр сөйләделәр
Бу көннәрдә шәһәр мәктәпләре арасында Бөтенроссия спорт ярышларының муниципаль этабы үтә. Әлеге “Президент ярышлары” һәм “Президент спорт уеннары” Бөек җиңүнең 70 еллыгына ГТО нормасы тапшыру кыссаларында үтә.
Командалар хисабы буенча “Сәләмәтлек” спартакиадасы финал ярышлары җиңүчеләре дип 1 урында – Баграж, 2-Якты Күл, 3 урында – Аксар җирлекләре танылды.
14 мартта Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләрнең кышкы спартакиадасы булып үтте. Чаңгы ярышлары күсәткече буенча хатын-кызлар арасында 1 км. арада – Чупашова Лилия 7 урында, Сафиуллина Лилия 18 нче, егетләр арасында 3км. арада: Уразайкин Петр 4 урында, Байрашев Павел- 12нче

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Чыбыклы “Салават күпере” балалар бакчасы коллективы авыл җирлеге Советы, китапханә белән берлектә тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Тәрбияче Гөлнара Биккинина һәм китапханәче Рузия Гадершина әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичә, чын мәгънәсендә, бер сулышта үтте
Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Батыр үлә, үлмәс ат алып...” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды. Аны Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 ел уңаеннан ТР Милли музее Муса Җәлил музее белән берлектә оештырды
Зәй районының Кадер авылында кышкы спорт уеннарының финал ярышлары узды. Ул авыл җирлекләре арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында оештырылды. Анда барлык җирлекләр дә катнашып, спортчылар 9 спорт төре буенча үзләрен сынады

1994 елдан бирле, ел саен 15 нче мартта Россия Федерациясендә Бөтендөнья кулланучыларны яклау көне булып билгеләп үтелә. 2015 елда билгеләп үтелгән бәйрәм дөрес туклану, кулланучыларның һәм гражданнарның законлы хокукларын яклау темаларын үз эченә алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International