Зәйдә Муса Җәлилгә багышланган күчмә күргәзмә эшли

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Күргәзмә узган ел Менделеевский, Минзәлә, Мәскәү, агымдагы елда Чаллы музейларында булды. Документлар, фоторәсемнәр материалларга нигезләнеп эшләнелгән, ул Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм фашистлар төрмәсендә язылып, аны таныткан шигырь җыентыклары − “Моабит дәфтәрләре” белән таныштыра. Аны ачу тантанасында 1нче мәктәп укучылары катнашты һәм Җәлилнең шигырьләрен укыды. Күргәзмә Зәйдә бер ай эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International