Зәйдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче укучы кыз - Арина

2015 елның 18 апреле, шимбә
Анда шәһәр мәктәпләре, шулай ук Ал. Бистәсе, Сәвәләй, Югары Лоҗы, Поручик авыллары мәктәпләренең командалары катнашты. Балалар бирелгән 20 минут вакыт эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 20 сорауга тест рәвешендә компьютер программасы нигезендә җаваплар бирергә тиеш иде. Һәр командадан 4 әр бала имтихан тотты. 3нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Арина Сафронова 17 сорауга төгәл җавапны иң тиз арада бирүче булып беренче урын яулады. Ә 4нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Ярослав Николаев шулай ук 17 сорауга төгәл җавап бирә алды, тик ул Аринадан тизлек буенча 4 секундка калышты. Шулай итеп җиңүче кызны “Куркынысыз тәгәрмәч” бәйгесенең муниципаль этабы финал өлешендә (ул 20 апрельдә узачак) ЮХИДИ һәм юл куркынычсызлыгы фонды әзерләгән зур бүләк - ноутбук көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International