Зәй кызы Мария - олимпиада җиңүчесе

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Безнең өчен иң куанычлысы җиңүчеләр арасында Зәй кызы да бар. Ул - 4нче мәктәп укучысы Мария Савельева. Россиянең 62 төбәгеннән 300ләп өлкән сыйныф укучысы катнашкан олимпиаданы исәпкә алсак, Бу - Мариябезнең зур уңышы. Зәй данын күтәргән спортчы кызның тренеры - Алексей Ревин.
Мария олимпиада җиңүчесе булуы өстенә, Мәгариф һәм фән министрлыгының “Иң җитез” , “Физкультура өлкәсе буенча иң белемле” номинацияләре буенча да дипломнар алды. Чөнки олимпиада физик әзерлекне дә, теоретик белемне сынау буенча да оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International