ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Район басуларында язгы чәчү эшләре бер минутка да тукталмый. 12 майга чәчү барлыгы 30900 гектар мәйданда үткәрелгән. Бу барлык мәйданның 66 проценты. Язгы бодай – 3500, арпа-12200, солы-300, борчак-300, береллык үләннәр-6200, кукуруз-700, шикәр чөгендере-5900 гектарда(70 процент) чәчелде.
7 нче мәктәп автошәһәрчегендә мәктәп укучылары арасында ”Куркынычсыз тәгәрмәч – 2015” муниципаль бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Анда 8 шәһәр мәктәбе командасы һәм Сәвәләй, Югары Лоҗы авыл мәктәпләре командалары велосипедларда хәрәкәт итеп, юл йөрү кагыйдәләрен практикада ни дәрәҗәдә дөрес куллануларын күрсәттеләр.
Апрель ахырында Ставрополь өлкәсе Кисловодск курорт шәһәрендә география фәне буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы булып үтте. Анда 51 төбәктән 201 катнашучы җыелган.
Мәктәп алдына балаларга белем бирү белән беррәттән, хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү кебек бурычлар да куела. Югары Лоҗы мәктәбендә бу максатларны тормышка ашыруда күп кенә нәтиҗәле эшләр башкарыла.
Чәчләренә чал кергән горур ветераннарның сугыш афәтләре һәм беренче җиңү шатлыкларын татыган көләч йөзләре. Якты, алтынсыман орден һәм медальләре күкрәкләрендә балкып тора.
4-5 майда Җәлил эшчеләр поселогында 1999-2000 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Х Спартакиада ярышлары булып үтте. Анда Сарман, Аксубай, Зәй, Актаныш, Бавлы районнары катнашты
9 май көнне “Энергетик” мәдәният сарае каршында яшьләр эшләре идарәсе көче белән әзерләнгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү вальсы” дип исемләнгән чара булды. “Җиңү вальсы” илебезне саклап калган данлыклы ветераннарыбызга багышланган иде.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана, көннең салкынча булуына карамастан район халкын, кунакларны күпләп җыйды. Иртән үк сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап җиңел атлетика эстафетасы шәһәр урамнары буйлап үтте
2015 елның 9 маенда Зәй шәһәренең Үзәк урамы буйлап традицион җиңел атлетика эстафетасы үтте. “Энергетиклар” мәдәният йорты мәйданында үткән ярышларда 14 командадан 146 җиңел атлетикачы катнашты.

8
май, 2015 ел
җомга
Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә “Күгебез тыныч булсын өчен” дип аталган сугышчан дан залының икенче өлеше ачылды. Бирегә укучыларның ветераннар турындагы иншаларыннан стендта урын алган. Аның бер өлеше элекке интернат-мәктәпнең сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган батыр сугышчы-педагоглар тормыш юлына багышланса, икенчесе укытучы-тыл ветераннарына, өченчесе сугыш чоры балаларына, дүртенчесе батырлар династияләренә атап әзерләнгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International