ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, хакимиятнең олы залында район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары булды. Анда район Советының 9 мәсьәләсе, шәһәр Советының 3 мәсьәләсе каралды. Утырышлар эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г. Кәримов катнашты һәм чыгыш ясады.
Куш-Елга сөтчелек комплексында 625 башка исәпләнгән бозау абзары төзелеше һәм сөтчелек фермаларын республика программасы нигезендә төзекләндерү мәсьәләләре каралды.
20 майда Үзәк китапханәдә Бөек рус язучысы, Нобель премиясе Лауреаты Михаил Александрович Шолоховка 110 яшь тулу уңаеннан “Кеше язмышы-халык язмышы” – дип исемләнгән кичә булды. Кичәгә 4 мәктәпнең 11 сыйныф укучылары чакырылган иде.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Күптән түгел Зәйдә яшьләрнең неформал берләшмәсе барлыкка килде. Ул “Зәй-СПАРТА” – дип атала һәм аның максаты яшь кешене бөтен яктанда җитлеккән итеп тәрбияләү. Ярты ел эчендә оешмага 70 ләп яшь буын теркәлде.
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәглүматларына караганда районда 48933 гектарда язгы культуралар чәчелгән, бу барлык мәйданның 90 процентын тәшкил итә. 4000 гектар күләмендә язгы бодай чәчәсе калды.
Быелгы җәйдә Зәй мәшгульлек үзәге аша 14-18 яшьлек 300 яшүсмерне вакытлыча хезмәт урыннары белән тәэмин итү күздә тотыла. Үзәк директоры вазифасын үтәүче Гөлчәчәк Фаршатова белдерүенчә, беренче чиратта күп балалы, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне эшле итү бурычы тора
19 майда Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан “Бәллүр каләм” бәйгесе катнашучыларын бүләкләделәр. 18 катнашучы арасында “Журналистикада исем” номинациясе җиңүчесе булып “Яңа Зәй” директоры һәм баш редакторы Ирина Бертман җиңүче булып танылды һәм “Бәллүр каләм” призына лаек булды.
19 майда, хакимиятнең зур залында район Советының социаль яклау,балалар һәм яшьләр эшләре даими комиссиясе утырышы булды. Анда 3 төп мәсьәлә каралды:
Зәй музыка мәктәбендә IV гитара музыкасы фестивале узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Анда укучылар, укытучылар, шәһәр мәдәният йорты, балалар иҗат йорты хезмәткәрләре, “Веста”, “Ювента”, “Виктория” вокаль-инструменталь ансамбльләре катнашты.
16май көнне Зәйнең сәламәтләндерү спорт үзәгендә СССРның спорт мастеры Мансур Минһаҗевка 50 яшь тулу хөрмәтенә балалар арасында грек-рим көрәше буенча «Зәй» спорт мәктәбе ачык беренчелеге турниры оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International