Зәй сабан туе батырлары Самара сабан туенда барлык пъедесталларны яуладылар. Павел Абрамов 70 кг. авырлыкта 3 урынны алса, Руслан Хамидуллин 90 кг. авырлыкта 2 нче урында калды. 100 кг. үлчәүдә Зәй абсалют батыры Радик Сәләхов 1 урынны яулады һәм сабан туеның абсалют батыры булып калды. Ул Тольятти шәһәрендә батыр калган Виталий Рудаковны җиңүгә иреште.