Теннис яратучылар Зәйне данга күмәргә әзер

2015 елның 16 июне, сишәмбе
- Без республикада үтә торган ярышларда бик теләп катнашырга әзер. Күнекмәләр өчен теннис костюмнары, ракеткалар, башка төрле кирәк-яракларны үзебезнең исәптән алырга әзер. Спорт идарәсе булышлыгы белән без теннис спортына күбрәк яшьләрне, балаларны һәм ветераннарны тартыр идек. Безнең барлык хәзерге чемпионнарыбыз үзләренең белемен һәм көчен клубка яңа килүчеләр белән уртаклашырга әзер, чөнки бу ракетка белән кул селтәнү генә түгел, ә бу безнең тормыш рәвеше. Һәрбер күнекмәдә без яңа ысуллар өйрәнәбез, осталыгыбызны арттыру өстендә эшлибез, болар барысы да безгә яңа җиңүләргә ирешергә мөмкинлек бирә – ди “Тимерлан” спорт клубы катнашучылары.
Якындагы планда теннис буенча ачык ярышлар үткәрү. 20 июньдә, көндезге сәгать 10 да чемпионнар һәм барлык теннис спортын яратучыларны “Энергетик” мәдәният сарае спорт залына чакырабыз! Анда әлеге спорт төре буенча ярышларда катнашу гына түгел, ә аны үз кулларың белән татып карау мөмкинлеге дә булачак.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International