ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
Зәйнең үзәк мәчетенә Турциядән көръән-хафиз Сәйфетдин Алтдинкайнак килде. Ул мөселманнарның изге рамазан аенда коръән сүрәләрен өйрәтү, дөрес итеп уку һәм имамнарга булышу өчен Мөселман диния назәрәтеннән җибәрелгән. Шулай ук төрек кунагы тәрәвих намазларын укый һәм укырга өйрәтә.
«2015-2017 елларда Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү» программасына керү өчен сайлап алу туры узды. Әлеге конкурска Зәйдән өч крестьян-фермер хуҗалыгы үз программаларын тәкъдим иткән иде, Урта Пәнәчедән Альберт Шакиров проекты хупланды.
Зәйлеләрнең яратып йөри торган ял паркында якшәмбе көннәрдә (кичен) ачык сәхнәдә предприятие, оешма, учреждениеләр концертлары быел да 24 майда ук матур гына башланып, дәвам итә. Биредә инде балалар музыка мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат йорты, политехник колледж үзешчәннәре осталыкларын күрсәтте

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иске Зәй бистәсендә район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән “Чәй көне” үтте. Чәй иң тәмле эчемлек буларак үзенең файдалы үзенчәлеген дә югалтмый. Дөньяның төрле почмагында аны куллану матур традицияләргә әйләнеп бара.
Районда чүп-үләнгә, корткычларга һәм авыруларга каршы чәчүлек мәйданнарын эшкәртү үткәрелә. 18 июньгә уҗым мәйданнарының: 64,8 мең гектары чүп-үләнгә каршы, 20,1 гектар корткычларга каршы, 18,0 мең гектар авыруларга каршы эшкәртелгән.
Казанда байдарка һәм каноэда ишү буенча Татарстан Чемпионаты узды. Ярышларда дүрт команда көч сынашты. Анда Зәйдән 1000 метрга ялгыз ишүдә Андрей Лемесов - көмеш, 200 метр адарада исә алтын медальгә лаек булды.
18 июнь көнне Мирный бистәсе мәдәният йортында “Хәрәкәт-ул тормыш” дип аталган фитнес фестиваль узды. Анда клуб һәм мәктәп алды лагерьлары командалары катнашты. Чара мәдәният йортының наркотикларга каршы эш планы тәртибендә үткәрелде.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанда Парклар һәм скверлар елы уңаеннан Зәйдә атаклы якташыбыз күренекле дин галиме, табиб, язучы, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол сквер ясалып, аңа истәлек билгесе урнаштырылды. Бу - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Татар дин галимнәре елына да муафыйк ятышлы гамәл.
Бүген кич, 17 июнь көнне, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында ачык һавада кино күрсәтү оештырыла. Һәрбер теләүче түләүсез, үзегез теләгән урынга утырып фонтастик кино карый ала. Зәй яшьләр берләшмәсе белән берлектә киноның кайбер тезислары турында фикер алышуга кушылырга мөмкин.
Зәй районында кызу теплар белән терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 16 июньгә: 2500 тонна печән, 14800 тонна сенаж әзерләнгән. Бу һәр сыерга 4 азык берәмлеге дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International