Зәйдә Ялчыгол скверы ачылды

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Аны ачу тантанасында дәүләт органнары һәм муниципаль хакимият җитәкчеләре, фән һәм мәгариф, сәнгать әһелләренең, якташларның да катнашуы чараны мәртәбәләде. Якташның нәсел-нәсәбе дә чарага битараф калмады: Мәскәү, Казан шәһәрләреннән ерак бабаларын хөрмәт итеп кайтучылар да бар иде. Гомумән, әлеге чара район өчен генә түгел, республика өчен дә мөһим вакыйга: программа буенча тәүге сквер сафка басты. Яңа объектның “Нур” мәчете, “Космос” яшьләр үзәге янәшәсендә булуы да күп нәрсә турында сөйли. Истәлек билгесе арка формасында. Анда Ялчыголның туганнан алып үлгәнгә кадәр тормыш юлы тасвирланган. Алда язучының “Рисаләи Газизә” китабының ачылган битендә - әсәрдән өзек. Монумент һәм китаптагы гарәп, татар, рус телендәге язмалар бар да ташка уеп язылган. Дин гыйлеме мирасы калдырган якташыбыз мондый хөрмәтләүгә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International