ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2015 ел
җомга
Бүген Казанда Россиядә беренче тапкыр Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты ачыла. "Kazan-Arena" стадионында чемпионат ачылышына багышланган шоу-тамаша «Пилигрим» дип атала. Аңа республиканың 200гә якын артисты: вокалчылар, цирк, балет, синхрон йөзүдә танылган затлар җәлеп ителгән
Соңгы 5 елда әлеге программа нигезендә үзләренең яшәү шартларын 22 яшь гаилә яхшыртты. Социаль ипотека программасы буенча 272 фатирлы 2 йорт төзелде, хәзерге вакытта тагын 35 фатирлы йортның проекты әзер.
22 июль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә данлыклы бард –башкаручы Владимир Высоцкий иҗатына багышланган “Мин аз яшәдем, мин күп нәрсәгә өлгердем” дигән кичә үткәрделәр.

23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Үзәк китапханәнең “Әдәби йорт” яшәү урынында үткәрелә торган бәйрәм кыссаларында чираттагы кичә булды. Ул 22 июль көнне 18 сәгатьтә Рафиков урамында яшәүчеләр өчен үткәрелде, чөнки әлеге урам якташыбыз һәм күренекле язучы Сөббух ага Рафиков исемен йөретә.
22 июльдә шәһәр мәдәният йортындагы клуб каршында эшләп килүче лагерьга йөрүче яшүсмерләр һәм балалар өчен Легендар композитор Алесандра Пахмутова иҗатына багышланган “Барлык тормыш җырда” исемле музыкаль сәгать үткәрелде.
19 июльдә районда бөртекле культураларны урып-җыю эшләре башланган иде. Бүгенгесе көнгә 1900 гектар көзге культуралар җыеп алынды.5160 тонна ашлык суктырылды. Уңыш гектарыннан 27,2 центнер тәшкил итә. Бөртеклеләрнең 5 проценты җыеп алынды.
Питрәчтә үткән сыер савучылар република бәйгесендә “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсе сыер савучысы Зинаида Ишмәнова үз номинациясендә беренчелекне алды.Аңа кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Элек хәбәр иткәнебезчә безнең якташыбыз Александр Стратонов ТНТ каналының “Танцы” сайлап алу турын үтеп, анда катнашу хокукына ия булды. Александр үзе әйтүе буенча ул проектта инде ун ел катнаша. Инде иптәшләре аңа барсы да таныш һәм алар барсы да бик кызыклы шәхесләр.
22 июль көнне хакимиятнең утырышлар залында шәһәр Советының чираттагы утырышы булды. Анда шәһәребезнең “Иске Зәй” һәм “Воздвиженка” бистәләренең киләчәктә проект нигезендә үсеше мәсьәләләре каралды. Шулай ук депутатлар җир кишәрлекләре белән идарә итү мәсьәләсен карадылар һәм көн тәртибенә куелган сораулар буенча карарлар кабул иттеләр.
22 июльгә 300 гектарда арыш, 1400 гектарда көзге бодай урып җыелган. 900 тонна-арыш, 3700 тонна көзге бодай суктырылып амбарларга кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International