Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты ачыла

2015 елның 24 июле, җомга
Чемпионатны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнаша. Зур спорт ярышында 190 илдән 2,4 мең спортчы көч сынашуы көтелә. Парадта Россия җыелма командасы башында ил әләмен синхрон йөзү буенча олимпия чемпионы Наталья Ищенко йөртә, ә спортчылар исеменнән антны йөзүче Яна Мартынова җиткерә. 24 июльдән 9 августка кадәр барачак ярышларда Россия җыелма командасы составында 12 Татарстан спортчысы чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International