Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 94,2 процентында алынды

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 7920 гектарда алынып, 324720 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 94,2 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International