ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
12 нче декабрьдә балалар музыка мәктәбендә “Алтын башак” бишенче муниципаль вокаль конкурсы үтәчәк.Конкурс авыл җирлекләрендә яшәүче яңа талантларны ачыклау мөмкинлеге бирәчәк.Ул 2-8 кешедән торган “Вокаль ансамбль” номинациясендә үтә. Конкурста төрле жанрдагы ике әсәр башкарырга кирәк була. Конкурска көтеп калабыз!
1.Бу көннәрдә спорт сәламәтләндерү үзәгендә “Тренер һәм мин- спортлы гаилә,-дип аталган ярышларда 6-8 яшьлек балалар көч сынашты. Беренче урынны Артем һәм Андрей Архиповлар(тренерлары Р.Р.Салихов),2 нче урынны Әдилинә Маслова һәм Кәрим Калимуллин (тренерлары Л.М.Кәлимуллин) һәм 3 нче урынны Михаил һәм Максим Комендантовлар яулады. 9-11 яшьлек балалар арасында 1 нче урынны Анатолий Терентьев һәм Артур Маврин, 2нче урынны Светлана Насыйбуллина һәм Валерия Крайнова, 3 нче урынны Наилә Сөләйманова һәм Ольга Кирилловалар бүлеште. 2.Шулай ук Азнакайда 2005 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә уеннар үтте. Ярыш 7:0 исәбенә Зәйлеләр файдасына тәмамланды.
10 нчы ноябрьдә Үзәк китапханәдә Россия Федерациясе Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә багышланган «Һәрвакыт закон һәм тәртип сагында” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.Анда бай эчтәлекле, күп санлы тематик китаплар һәм журналлар куелган иде.
Бүген 2015 елның 10 нчы ноябрендә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г.Акатьев һәм коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Г.Г.Җиһаншина Казан шәһәрендә үтәчәк Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышында катнашалар.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 8404 гектарда алынып, 344564тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 100 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә.
Зәй шәһәре башлыгы урынбасары К.Х.Габидуллина Бохарай авыл җирлегенең Әлкин авылында яшәүче хезмәт ветераны Кузнецова Александра Васильевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Хезмәт кешесе” елына багышланган “Мин булырга телим...”рәсем конкурсы үтте.
9 нчы ноябрьдә 15 сәгатьтә хакимиятнең зур залында чираттагы аппарат киңәшмәсе үтте. Көн тәртибендә: 1.Авыл-хуҗалыгы буенча мәгълүмат 2. 2015 елның 2-8 ноябрь көннәрендә янгын чыгу куркынычсызлыгын тәэмин итү. 3. Яңа елга әзерлек. 4. Архив бүлегенең иң мөһим мәсьәләләре. 5. Опека һәм попечительлек бүлегенең агымдагы елның 10 аена отчеты. Контрольдә: 1. Санитар-экология айлыгына нәтиҗә ясау. 2. Зәй халкына диспансеризация үткәрүне тәмамлау. 3. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне киметү буенча эшләү. Киңәшмәгә Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов йомгак ясады.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 8170 гектарда алынып, 334970 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 97,2 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә.
Бәйрәм көннәрендә Аксар мәдәният йортында авыл үзешчәннәре белән бердәмлектә «Иң зур бүләк сезгә - җырыбыз” концерты үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International