Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
14
ноябрь, 2015 ел
шимбә
Ярминкә
"Энергетик" мәдәният сарае мәйданчыгында авыл хуҗалыгы социаль ярминкәсе узды. Һәр шимбә көнне шәһәр үзәгендә арзан бәягә сыйфатлы товар сатып алу мөмкинлеге бар. Бүген я сатуда сыер, дуңгыз ите, туңдырылган балыкның төрле сортлары, сөт, кондитер әйберләре һ. б. бик күп төрле азык-төлек товарлары сатып алырга мөмкин булды. Социль ярминкәләрдә – продуктлар сатып алу мөмкинлеге буенча бәяләр, базар бәяләреннән түбәнрәк,- дип санала, бу исә шәһәрдә яшәүчеләр, халыкның аз керемле катламнары һәм пенсия яшендәге кешеләр өчен бик зур ярдәм.Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә иң актив катнашучылар булып, крестьян – фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тора.
Видеоконференция.
Бүген 14 нче ноябрьдә хакимиятнең кече залында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә: 1.Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программаларын гамәлгә ашыру, торак фондын һәм социаль объектларны (гомуми белем мәктәпләрен, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, савыктыру лагерьларын, ветеринария хезмәте биналарын) капиталь төзекләндерү, инженер инфраструктурасы системаларын яңарту һәм аларның энергетик нәтиҗәлелеген арттыру. 2.Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре каралды. Видеоконференциядә муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г.Акатьев, Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, предприятие, оешма җитәкчеләре,Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
13
ноябрь, 2015 ел
җомга
Судьялар Зәйгә җыелды.
Бүген “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгенә Кама аръягы төбәге районнарыннан судьялар җыелды. Биредә гражданлык эшләрен карауда кайбер үзенчәлекләр, үзара тәҗрибә уртаклашу буенча семинар үтте.
Зәй ГРЭС ына паспорт тапшырылды.
Зәй ГРЭС ына 2015-2016 елның көз-кыш айларында эшләүгә әзерлек паспорты тапшырылды. Заводның эшкә әзерлеген “Генерацияләү компаниясе” ААҖ ндә эшләүче җитәкче һәм белгечләрдән торган комиссия Һәм Ростехнадзор вәкилләре билгеләде. Паспортны алганчыга кадәр заводта 34 төрле төзекләндерү эшләре планлаштырылды һәм башкарылып чыкты. Комиссия үзенең “яхшы”дигән бәясен бирде, бу исә Зәй ГРЭСының ышынычлы эшләвенә ышандыра. Ягу резервы запасы 2015 елның 1 нче октябренә 63067 тонна тәшкил итте.
“Страховой взносларны туплау айлыгы.”
Страховой взнослар буенча бурычларны бетерү, халыкны үз вакытында пенсия белән тәзмин итүнең төп шарты.Фондка булган бурычларны бетерү буенча, Зәй пенсия фонды идарәсе, суд приставлары белән берлектә 5 нче октябрьдән 3 нче ноябрьгә кадәр “Бурычлары булган шәхси эшмәкәрләрне” тикшерү акциясе оештырдылар.Айлык дәвамында иң мөһим мәсьәләләрне үз эченә алган 4 киңәшмә узды, приставлар белән берлектә шәһәр эшмәкәрләре яшәгән урыннарга 9 , авыл җирләрендә яшәүче эшмәкәрләр янына 13 рейд ясалды. Барлыгы 4702321 мең сум бурычы булган 95 эшмәкәр тикшерелде.Рейд барышында суд приставлары тарафыннан 105 акт төзелеп, шәхси хуҗалыкларда булган милеккә(12 кәҗә, 5 дуңгыз,6 бозау,1 сыер,40 каз,40 үрдәк һәм 70 тавыкка)арест салынды һәм саклауга куелды. Бу исә, пенсия фондына тиеш булган бурычларны каплауга китәчәк.Бурычлыларга арест салынган милекне туздыру, юкка чыгару һәм бозу очрагы булганда очракта, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 312 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин булуы турында кисәтү ясалды.Бу төр эш алга таба да дәвам итәчәк.
Зәйдә ике “ипотека” йорты төзеләчәк.
Зәйдә социаль ипотека программасы рамкаларында ике күпфатирлы йорт төзеләчәк.Беренче йорт Җиңү Проспекты, 1/21Б адресы буенча, бер подъездлы, 3 катлы, 24 фатирга исәпләнгән. Дәүләт торак фонды вәкиле Роберт Сәдретдинов әйтүенчә, бу йорт ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә нигезләнгән. Хәзерге вакытта йорт булачак урында җир эшләре башкарылып, фундамент салынган.Зәйдә квот буенча 10 ятим гаилә торак белән тәэмин ителер, -дип көтелә, шулар арасыннан 4 гаилә йортларны Сәвәләй, Урсай һәм Пәлчикәү авылларыннан сайладылар. Шулай ук Жуков урамы,7 нче Б адресы буенча социаль ипотека программасына нигезләнеп төзеләчәк йорт урынында да җир эшләре башланды.Бу чагыштырмача зуррак объект булачак. Барлыгы 5 этаж,ике подъезд һәм 35 фатирдан торган йорт төзелү көтелә.Әйтергә кирәк, бүгенге көндә 21 фатир социаль ипотека программасында катнашучылар арасында сайланган инде.
Җирле үзидарә органнары муниципаль берәмлекләренең гомүмроссия Конгрессы.
Бүген»Корстон» күңел ачу үзәгендә, җирле үзидарә органнары муниципаль берәмлекләре гомүмроссия Конгрессы членнарының пленар утырышы уза. Форумда Россия Федерациясе Президентының Идел Федераль Округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре, Конгресс членнары һәм бүтән югары дәрәҗәле кунаклар катнаша. Утырыш Казан шәһәрендә 12-14 ноябрьләрдә үтә, аны муниципаль берәмлекләренең гомүмроссия Конгрессы президенты, Дәүләт Думасы рәисе Виктор Кидаев алып бара. Татарстан Республикасы парталы хәбәр итүенчә, Конгрессның көн тәртибенә түбәндәге мөһим мәсьәләләр каралачак: 1. Уставка үзгәрешләр кертү; 2. Конгресска яңа членнар кабул итү; 3. Бөтенроссия муниципаль берәмлекләре советы белән үзара аралашу турында шартнамә төзү. 4. Конгрессның киләчәккә эш планын раслау.
Җирле депутатлар кабул итте.
Кичә, 12 нче ноябрдә районыбызның 22 авыл җирлегендә җирле депутатларның бердәм кабул итү көне оештырылды. Җирлектә яшәүчеләрдән барлыгы 38 сорау кабул ителде. Алар арасында авыл җирлекләрен, авыл эчендәге юлларны, су юлларын һәм электр элемтәләрен төзекләндерү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар бар иде.
12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бурычларны тикшерү комиссиясе утырышы.
12 нче ноябрьдә 14 сәгать 30 минутта ата-аналарның мәктәпкәчә балалар учрежденияләренә булган бурычларын тикшерү буенча комиссия утырышы булды. Утырышта “Урман әкияте”,“Аленка”,“Бөртеккәй”, “Чишмәкәй”балалар бакчалары мөдирләре катнашты.
Ведомствоара комиссия утырышы
12 нче ноябрьдә 14 сәгать 30 минутта Зәй муниципаль районының шәхси керемнәрен үстерү мәсьәләләрен үз эченә алган ведомствоара комиссия утырышы булды. Киңәшмәгә пенсия фондына, хезмәт хакы түләүгә һәм физик затларның керемнәренә салым салуга бурычлары булган предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылган иде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз