Зәйдә ике “ипотека” йорты төзеләчәк.

2015 елның 13 ноябре, җомга
Зәйдә социаль ипотека программасы рамкаларында ике күпфатирлы йорт төзеләчәк.Беренче йорт Җиңү Проспекты, 1/21Б адресы буенча, бер подъездлы, 3 катлы, 24 фатирга исәпләнгән. Дәүләт торак фонды вәкиле Роберт Сәдретдинов әйтүенчә, бу йорт ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә нигезләнгән. Хәзерге вакытта йорт булачак урында җир эшләре башкарылып, фундамент салынган.Зәйдә квот буенча 10 ятим гаилә торак белән тәэмин ителер, -дип көтелә, шулар арасыннан 4 гаилә йортларны Сәвәләй, Урсай һәм Пәлчикәү авылларыннан сайладылар. Шулай ук Жуков урамы,7 нче Б адресы буенча социаль ипотека программасына нигезләнеп төзеләчәк йорт урынында да җир эшләре башланды.Бу чагыштырмача зуррак объект булачак. Барлыгы 5 этаж,ике подъезд һәм 35 фатирдан торган йорт төзелү көтелә.Әйтергә кирәк, бүгенге көндә 21 фатир социаль ипотека программасында катнашучылар арасында сайланган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International