Җирле үзидарә органнары муниципаль берәмлекләренең гомүмроссия Конгрессы.

2015 елның 13 ноябре, җомга
Бүген»Корстон» күңел ачу үзәгендә, җирле үзидарә органнары муниципаль берәмлекләре гомүмроссия Конгрессы членнарының пленар утырышы уза. Форумда Россия Федерациясе Президентының Идел Федераль Округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре, Конгресс членнары һәм бүтән югары дәрәҗәле кунаклар катнаша. Утырыш Казан шәһәрендә 12-14 ноябрьләрдә үтә, аны муниципаль берәмлекләренең гомүмроссия Конгрессы президенты, Дәүләт Думасы рәисе Виктор Кидаев алып бара. Татарстан Республикасы парталы хәбәр итүенчә, Конгрессның көн тәртибенә түбәндәге мөһим мәсьәләләр каралачак: 1. Уставка үзгәрешләр кертү; 2. Конгресска яңа членнар кабул итү; 3. Бөтенроссия муниципаль берәмлекләре советы белән үзара аралашу турында шартнамә төзү. 4. Конгрессның киләчәккә эш планын раслау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International