Икмәк заводына экскурсия.

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй икмәк заводында җирле эшмәкәрләр катнашында үткән очрашуда, район Башкарма комитеты җитәкче Илнар Хафизов катнашты. Ул халыкны җирле җитештерүчеләр продукцияләре белән мөмкин кадәр күбрәк тәэмин итү кирәклеген аңлатты. "Зәй Икмәге"директоры А.А.Шалафаев аларны икмәк заводы җитештерү мәйданнары, икмәк, кондитер эшләнмәләрен әзерләү үзенчәлекләре белән таныштырды, эшмәкәрләргә сыйфат ягы мәсьәләләре белән кызыксыну мөмкинлеге тудырылды. Яңадан сафка басып ипи җитештерүгә керешкән завод бүгенге көндә тәүлегенә 1,5 тонна ипи һәм икмәк эшләнмәләре пешерә, биредә 32 зәйле хезмәт куя. Алар бүгенге көндә кулланучыларга 56 төрдәге ипи һәм кондитер эшләнмәләре тәкъдим итә. Зәй халкы уртача тәүлегенә 6 тонна ипи һәм икмәк эшләнмәләре куллана. Әмма шуларның яртысыннан артыгы Чаллы Түбән Кама, Сарман, Әлмәт, Зәй җитештерүчеләренеке. Дөрес халыкка сайлап алу мөмкинлеге тудырылырга тиеш, шулай да үз җирлегебездә пешерелгән икмәк ризыкларына ихтияҗ һичшиксез артырга тиеш,-дип ассызыклады район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International