ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе
2020 елдан башлап Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге ана капиталына сертификатларны, фондка шәхсән мөрәҗәгать итмичә, ягъни проактив вариантта формалаштыра.
Зәй шәһәренең «Дулкын-Волна » бассейнында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган йөзү буенча «Зәй» спорт мәктәбе беренчелеге узды.

Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә үсеш алган, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Без бергә» федераль проекты кысаларында ТАССР оешуга 105 ел тулу уңаеннан С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә 7 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Туган як, безнең Татарстан» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды.

«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында (ул яшь буынның потенциалын үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән), Сәвәләй урта гомуми белем мәктәбендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге үз эшен дәвам итә.

16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе
“Дуслык” яшьләр үзәгендә табигатьне саклауга юнәлтелгән рәсемнәр конкурсы узды.
Бүген «Дуслык» яшьләр үзәгендә 5 нче мәктәп укучылары, Заготзерно ТИҮ белән берлектә махсус хәрби операция ветераны Василий Камышов белән очрашты.
Бүген «Без бергә» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр - махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды.
16 апрель көнне музей хезмәткәрләре «террорчылыксыз дөньябыз»акциясен үткәрделәр. Акция Зәй-2 микрорайонында узды, анда террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча белешмәләр таратылды.
23 апрельдә 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Владимирович Белов Зәй муниципаль районында яшәүчеләрне кабул итәчәк.
16 апрельдә Зәйлеләр якташларын - махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Титов Александр Алексеевич һәм Серебряков Вячеслав Ивановичны соңгы юлга озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International