Бүген «Дуслык» яшьләр үзәгендә 5 нче мәктәп укучылары, Заготзерно ТИҮ белән берлектә махсус хәрби операция ветераны Василий Камышов белән очрашты. Әңгәмәне патриотик тәрбиягә багышладылар, солдат балаларга үзенең ничек хәрби булуы, бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнүе, Зәй егетләренең тормышта нинди уңышларга ирешүләре турында сөйләде. Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Конкрет мисалда балалар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең чын кешелек сыйфатлары булуын күрделәр. Без аларның барысына да Ватаныбызны саклаганнары өчен чиксез рәхмәтле!