ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе
2 сентябрьдә “Зәй” спорт мәктәбендә террорчылыкка каршы көрәш көне кысаларында “Спорт террорчылыкка каршы” квест-уены узды.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланган истәлекле чаралар узачак.

2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе
2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасында укучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрәчәк, хәзер аны Россия Социаль фонды билгеләячәк. Моңа кадәр пособие күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк.
Зәйдә бөтен район өчен әһәмиятле вакыйга булды-капиталь ремонттан соң Зәй районы буенча «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУның яңартылган идарәсе үз ишекләрен ачты.
Пилотсыз очкычлар һәм һава һөҗүменә каршы системалар турында мәгълүмат тарату тыела Татарстан Республикасы Рәисенең массакүләм мәгълүмат чараларында, интернет челтәрендә, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда пилотсыз очкыч (БПЛА) очышларының фото һәм видеоларын, шулай ук аларның һөҗүмнәренең мөмкин булган нәтиҗәләрен таратуны тыю турында Татарстан Республикасы Рәисенең 29.08.2025 №695 Указы чыкты.
Беркайчан да «операторларга» бернинди кодларны атамагыз, тикшерелмәгән яки шикле ресурсларда үзегезнең банк карталары яки исәп язмалары мәгълүматларын кертмәгез һәм өстәвенә кушымталарны күчереп алырга яки сезгә таныш булмаган адрестан җибәрелгән сылтамалар буенча күчәргә риза булмагыз.
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан ике хәрби-кече сержант Данилов Евгений Николаевич һәм рядовой Кольгин Данил Андреевич белән хушлашты.

1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә Белем көненә багышланган бәйрәм линейкалары узды.
Сезгә хәбәр итәбез:: *ТРда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясен бирү комитеты премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итте.* Эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелектә танылу алган һәм республиканың, коммерциягә карамаган секторның, муниципаль берәмлекнең гражданлык бергәлегенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән гражданнарны, иҗтимагый һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларны тәкъдим итүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз.
Кадерле укучылар һәм студентлар, хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International