Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Кәримовның Белем көне белән котлавы
2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Кадерле укучылар һәм студентлар, хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм! Беренче сентябрь – һәр гаилә өчен яраткан, күптән көтелгән бәйрәмнәрнең берсе. Һәр дәреснең, һәр яңа уку көненең бала тормышында мөһимлеген аңлап, балалар белән бергә ата-аналар да дулкынлана. Быел 400 бала беренче мәртәбә шәһәр һәм район уку йортлары бусагасын атлап керәчәк. Алар өчен бу мәктәп, беренче укытучы, сыйныфташлары белән танышу, алар аерым котлауларга лаек. Без нәкъ менә мәктәптә дөньяны танып белергә өйрәнәбез. Нәкъ менә монда чын дуслар табабыз һәм вакыт узу белән безнең өчен эш-гамәлләр үлчәменә әверелә торган укытучылар белән очрашабыз. Районыбызның үз эшенә бирелгән педагоглары яшь буынны укыту һәм тәрбияләү мөһим миссиясен намус белән үтиләр, тирән белем белән бергә аларда рухи-әхлакый сыйфатлар, ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр, дөрес тормыш юлын сайларга ярдәм итәләр. 170 егет һәм кыз политехника көллиятендә һөнәри белем алуга беренче адымнарын ясый. Һөнәр – кеше тормышының ышанычлы нигезе, иминлеге һәм уңышы. Яңа уку елы укучыларга һәм студентларга уңышлар, җиңүләр һәм казанышлар китерсен. Өйрәнелмәгән нәрсәләргә төшенегез, бүген яхшы белем – тормыш уңышының нигезе икәнен истә тотыгыз. Ата-аналарга һәм педагогларга – илһам һәм зирәклек, һөнәри һәм иҗади җиңүләр! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
«Алтынчәч» балалар бакчасында «Сыерчык оясы» акциясе узды
«Алтынчәч» балалар бакчасында Кошлар көнен искиткеч матур һәм эчтәлекле итеп билгеләп үттеләр! Балалар һәм әти-әниләр «Сыерчык оясы» акциясендә катнашты. Яңа сыерчык оясы ясау - балалар өчен шатлык кына түгел, табигатьне саклауда мөһим өлеш тә ул.
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз