Бүген Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне кабул итү эшләре бара. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Агрокөч» АҖ белгечләре, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы башлыгы, "Союз-Агро" ҖЧҖ белгечләре, агрофирмаларның барлык белгечләре катнаша.