Район башлыгы Разиф Кәримовның Корбан бәйрәме белән котлавы

2026 елның 26 мае, сишәмбе

Хөрмәтле мөселманнар!

Чын күңелдән сезне изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Әлеге якты бәйрәм мөселман дини җәмгыяте тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә сакчыл, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли. Корбан бәйрәме – әхлакый яктан чистарыну, игелекле эшләр һәм риясыз гамәлләр чоры.

Шунысы куанычлы, барлыкка килгән кыенлык-лар шартларында район мөселманнары башка конфессия вәкилләре белән бергә, мохтаҗларга – күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Ватанны саклаучыларның туганнарына ярдәм күрсәтеп, традицион кыйммәтләргә тугрылыкларын күрсәтәләр.

Районыбызда Корбан бәйрәме, узган еллардагы кебек үк, игелекле мохиттә узар, һәр йортка җылылык, шатлык һәм күңел тынычлыгы алып килер, йөрәкләрне игелек һәм сабырлык белән тулыландырыр дип ышанам.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International