Шушы көннәрдә үзәк балалар китапханәсендә 2 нче мәктәпнең 4 «Б» сыйныфы укучылары әкиятче, рәссам - иллюстратор, рус язучылары берлеге әгъзасы, «Гир - Лили һәм аның дуслары» дип исемләнгән балалар китабы авторы Рушания Зиннәтова белән очрашты.
Иң элек укучылар авторның яңа китабы - гадәти булмаган гном һәм аның тугры дуслары маҗаралары турындагы тылсымлы тарих белән таныштылар. Рушания Рәфкать кызы әсәрнең ничек уйланылуы турында сөйләде, текст язу һәм рәсемнәр ясауның үтә мавыктыргыч һәм кызыклы эш булуын бәян итте.
Очрашуның икенче өлешендә балалар үзләрен рәссам ролендә сынап карадылар. Мастер-класста автор балаларга китап геройлары характерын рәсем аша тапшыру һәм әкият образларын тудыруның гади алымнарын аңлатты. Яшь рәссамнар Гир-Лили белән аның сөйгәне Бумканы кәгазьгә төшерделәр.
Чара җылы, илһамландыргыч булды һәм катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Балалар күңеленә хуш килерлек чара бүләк иткәне өчен кунагыбыз Рушания Зиннәтовага зур рәхмәт белдерәбез һәм яңадан очрашулар көтеп калабыз!