Бүген Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча ел саен уздырыла торган республика конференциясе узды, анда шәһәребезнең 10 ТИҮ катнашты, делегацияне Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов җитәкләде.
Делегациядә катнашучыларга Яр Чаллы шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләренең эш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге бирелде. Конференциядә Зәй шәһәренең «Мирный» ТИҮ рәисе Гөлбану Галяминская үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
"Территориаль иҗтимагый үзидарәләр халыкның хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлегендә зур роль уйный. ТИҮ эшчәнлегендә мөһим юнәлеш булып халыкны тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү тора", - дип билгеләп үтте ул.
Доклад азагында Гөлбану Галимулла кызы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовка күрсәткән ярдәмнәре һәм грантларда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.