Әгерҗегә ярдәм итүчеләр бүләкләнде

2011 елның 5 августы, җомга

Дүшәмбе аппарат киңәшмәсе гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән Әгерҗе халкына ярдәм итү эшләрендә катнашкан бертөркем зәйлеләргә Татарстан Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтхатларынтапшырудан башланды. Ә район башлыгының Рәхмәтхаты яфрагазык әзерләүне яхшы оештырган предприятие-учреждение җитәкчеләренә бирелде.

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмам. Ул нинди нәтиҗәләр бирде? Бу турыда район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗа-нов мәгълүматы тыңланды. Язгы чакырылыш планын район 112 процентка үтәде. 539 егет комиссия үтте, 531 е хәрби хезмәткә яраклы дип табылды, 127се армиягә оза-тылды. Аларның 28е - ракета, 56сы - коры җир, 13е - диңгез флоты. 5се - һава десанты, 3се - космик. 14е эчке гаскәрләрдә хезмәт итәчәк. Егетләрнең 108е һөнәри белемгә (99ы машина йөртә) ия. Быел армиягә алганда һөнәри белеме булганнарга өстенлек бирелде.

Район башлыгы Татьяна Воропаева язгъ чакырылыш кампаниясен уңышлы үткәргән өчен чакыру комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Сәлахетдинов, хәрби комиссариат, эчке эшләр бүлеге башлыгына рәхмәт белдерде.

"Жилэнергосервис-Заинск" ҖЧШенең беренме яртъелшк эш нәтиҗәләре турында ширкәт директоры Георгий Тихонов хисап бирде. Бу предприятие күпфатирлы йортларда эчке электр җиһазларына техник хезмәт күрсәтә. Ул 8 ТМШ һәм 2 идарәче компания белән килешүләр нигезендә 211 йортта электр җиһазлары төзеклеге өчен җавап бирә. Быел аварияләр саны узган елгыдан 13 процентка кимегән, авария буенча заявкалар 100 процентка үтәлә.

Район башлыгы ширкәткә активрак булырга, шәхси секторга игътибарны арттырырга киңәш бирде, электр җиһазларын алыштырганда мәсьәләнең эстетик ягына игътибарны арттыруны, эш барган объектларда җитәкчеләрнең ешрак булуын, контрольне киметмәүнё сорады.

Район хезмәт базарында ситуация турында мәшгульлек үзәге директоры Александр Тулынин мәгълүмат бирде. Быел эшсезлек буенча исәптә торучыларның тотрыклы рәвештә кимүе күзәтелә. Бүген үзәктә исәптә 470 кеше тора, бу - хезмәт яшендәге халыкның 1,7 проценты дигән сүз. Эшсезләр арасында ирләр саны кими (36 процент), яшьләр 20 процент тәшкил итә, авылда яшәүчеләргә - 14, инвалидларга 13 процент туры килә. Быел үзәктә 6 эш урыннары ярминкәсе үткән, аларда 302 кеше эшкә юллама алган, 149 кеше эшкә урнашкан, болардан тыш, 766 кеше эш белән тәэмин ителгән. Эштән җибәрелү куркынычы янаган 165 кеше өстәмә һөнәр үзләштергән, моның өнен районга 7 миллион сумга якын акча бирелгән. Аның төп өлеше 'КАМАЗав-тотехникаядан кыскартылып килгән хезмәткәрләрне укытуга тотылачак. 45 кеше үз эшен башлау өчен финанс ярдәме алган, аларның 27се, эш башлап, үзләре 27 кешегә эш урыны булдырган. Быел мәшгульлек үзәге инвалидларны, күп бала, инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләрне, декрет ялыннан соң эшкә чыгучы яшь әниләрне эшкә урнаштыру, укытуга аеруча зур әһәмият бирә. Үзәк "КАМАЗавтотехника"да булачак кыскартуларны күздә тотып эш итә, шуңа күрә эшсезлек торышында кискен үсешкә юл куелмас дигән өмет бар.

Физкультурачылар көненә әзерлек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру эше бездә ничек бара? Бу хакта спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин сөйләде. Халыкны сәламәтләндерү һәм төрле яшьтә-геләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту максатында, районда озак сроклы программа эшләп килә. Быелгы уку елында спорт мәктәпләрендә барлыгы 2582 бала шөгыльләнде. Бүген Зәйдә спорт объектлары комплексы эшләп тора, спортның 16 төрен сайлау мөмкинлеге бар. Төрле яшьтәгеләр, төрле категорияләр арасында спорт ярышлары, спорт бәйрәмнәре даими үткәрелә. 13 августта Физкультурачылар көне дә кызыклы ярышларга, чараларга, котлау-бүләкләүләргә бай булачак.

Татьяна Воропаева бу бәйрәмдә, гомумән, шәһәр-район спорт ярышларында предприятие-учреждениеләрне актив катнашырга чакырды. Җитәкчеләр арасында махсус ярышлар оештыру да зур тәрбияви әһәмияткә ия булыр иде, диде ул.

Контрольгә үзәк диспетчерлык хезмәтенә халыктан кергән заявкалар буенча подряд оешмаларының ничек эшләве куелган иде. Идарәче компания генераль директоры Роза Хуҗина китергән мәгълүматлар буенча, заявкалар үтәлеше 98,3 процент тәшкил итә. Үтәлмәгән 67 заявка (түбә ремонтлау) планлы ремонт таләп итә. Аны кем, кайчан башкарасы билгеле.

Татьяна Воропаева идарәче компаниягә заявкалар үтәлешен ныклы контрольдә тотуны йөкләде. Моннан тыш, узган кыш салкыннан зарланган йортлар бар, алар кышка тулы әзерлек белән керергә тиеш.

Район башлыгы, утырышка йомгак ясап, атнаның төп эш юнәлешләрен атады. Файдаланылмаган чәчүлек җирләр, юлларда иминлекне тәэмин итү дә актуальлеген югалтмый, диде ул.

Әгерҗегә ярдәм итүчеләр бүләкләнде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International