Министрдан - Питрау бүләге

2011 елның 15 июле, җомга
Урта Баграж авылы социаль-мәдәни үзәге - Ринат Фәрдиевнең бу төбәк халкы өчен бүләк итеп калдырган соңгы объектларының берсе. Шуңа күрә уртабагражлылар аның кадерен беләләр: мәдәният учагын, үз йортларыдай яратып, кадерләп, саклап тоталар. Биредә авылның төрле категория кешеләре өчен күптөрле чаралар уза.
Багражлылар белән соңгы очрашуның берсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, энергетика министры Илшат Фәрдиев мәдәният хезмәткәрләреннән клуб эше, аның матди-техник базасы белән кызыксынды. Мәдәният хезмәткәрләре исә аңа кайбер гозерләрен җиткерделәр. Һәм менә министр 12 июль - Питрау көнне уртабагражлыларга зур бүләк ясады: мәдәният йортына бильярд һәм баян бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International