- Хәрәкәттә бәрәкәт, диләр бит. Колхоз эшендә йөреп, хуҗалыкны алып барып гомер үткән инде. Хәзер дә әле йортымны, үземне тәртиптә тотарга тырышам. Күршеләрем ярдәм итәргә генә торса да, кешеләргә мәшәкать тудырасым килми, - ди ул.
Александра - Федоровка авылы кызы. Бөек Ватан сугышы башланганчы ул инде тормышка чыгып, өч бала әнисе булырга өлгерә. Дүртенчесе тормыш иптәшен фронтка озаткач туа.
Менә шушы бик тә авыр елларда аңа берсеннән-берсе кечкенә дүрт баланы тәрбияләргә, көнне төнне ялгап колхоз эшендә эшләргә, хуҗалыкны алып барырга туры килә. Кырда эшләү, дуңгызлар карау, төннәрен лампа яктысында фронт өчен оекбаш-бияләйләр бәйләү... Ләкин сугыш бетәр дә ирләр кайтыр, тормыш җиңеләер дигән өмете акланмый - ни кызганыч, ире сугыштан әйләнеп кайта алмый. Илне яңадан торгызу чорында да Александра апа берүзе ике кеше өчен эшли. Дөньялар тынычланып киткәч, Якты Күл авылына тормышка чыга. Биредә дә ул башкармаган хезмәт калмый. Ә инде олыгая башлагач, Александра апаны Поручик авылында яшәүче кызы белән кияве үз яннарына ала. Аларның кадер-хөрмәтләренә кинәнеп кенә яшәп ятканда, язмыш тагын бер сынау җибәрә аңа. Кызы белән кияве бербер артлы дөнья куя, тагын бер баласы вафат була. Александра апа зур гына йортта олы хәсрәт белән ялгызы яшәп кала. Никадәр генә авыр булса да, ул үзендә бу сынауларны да җиңәргә көч таба. Бар игътибарын йортны тәртиптә тотуга юнәлтә. Әлмәт шәһәрендә яшәүче олы кызы, Чабаксарда яшәүче улы, Чаллыдагы оныгы кайтып, аның хәлен белешеп тора. Балалары әниләрен үз янына алып тәрбияләргә теләсәләр дә, Александра апа, үземне үзем йөрткәндә кызым нигезен ташлап китәсем килми, ди. Көн дә хәлен белеп торучы күршеләре Рәсимә апага, Гадәния ханымга, авыл халкына бик рәхмәтле ул.
Александра Родионова туган көне белән район башлыгы исеменнән үзен тәбрикләргә килгән район Советы аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мәдинә Кәнафина, партиянең "Яшь гвардиячеләр" әгъзалары, мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләрен бик сөенеп, якты йөз белән каршы алды. Кунаклар һәм бүләкләргә балаларча куанып, эч-серләрен бушатты, үзен искә алулары өчен рәхмәт әйтте.
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!