Җирдән бәхет табып

2011 елның 11 июле, дүшәмбе
Район Сабантуенда кыр батырларын, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен котлау тантанасында быел да «Зәй шикәре» агрофирмасының «Заман» бүлекчәсе мактап телгә алынды.
Үсемлекчелектә прогрессив технологияләр кулланганы, кыр эшләрен кыска срокта яхшы сыйфатлы итеп үткәргәне өчен бүлекчәнең әйдәп баручы агрономы Мөнәвир Әхмәтҗанов хөрмәтләнде. Бу хөрмәт артында тырыш, үҗәт хезмәт ята. Татарстанның атказанган агрономы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына ия ул.
Түбән Кама районында туып-үсеп, язмышын Зәй белән бәйләгән ул. Кызыл Чапчак мәктәбен тәмамлап, Мөнәвир Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында укый. Галим-агроном дипломы алган егетне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы юлламасы белән Әлки районының "Актай" совхозына бүлекчә агрономы итеп эшкә җибәрәләр. Ике ел армия хезмәтендә булып, Чистай районында эшли. 1973 елдан Зәйдә. Башта "Искра" колхозы баш агрономы, аннан әлеге колхоз җитәкчесе. Тынгысыз, эшкә нык Мөнәвир Закирович район хуҗалыкара терлек симертү берләшмәсе директоры урынбасары итеп күчерелә, 2003 елдан "Зәй шикәре" агрофирмасының "Заман" бүлекчәсендә әйдәп баручы агроном. Әлеге хуҗалыкта мөгезле эре терлек саны 10 мең башка җитә. Бу кадәр терлекне азык белән тәэмин итү бурычы килеп туа. Һәм әлеге максаттан махсус чәчү әйләнеше кертү, яңа азык культуралары технологияләрен үзләштерү таләп ителә. Шул рәвешле, хуҗалыкта 3000 гектар мәйданда катнаш үлән, кукуруз, көнбагыш, күпьеллык үлән үстерелә башлый. Тырыш хезмәт үз нәтиҗәсен бирә: азык культураларыннан яшел масса уңышы гектарыннан уртача - 350-410, бөртеклеләрдән - 40, ә арпадан 50 центнерга җитә. Шулай итеп, шартлы бер терлеккә         күчереп исәпләгәндә, 30-35 центнер азык берәмлеге әзерләнә. Хуҗалык яхшы сыйфатлы, беренче репродукцияле, элиталы орлыклар җитештерүгә юнәлеш ала. Биредә шикәр чөгендере үстерү мәйданнары киңәйтелә һәм уңыш гектарыннан 365 центнерга җитә, аерым елларда уңыш күләме 51000 тоннага җитә. Иген, татлы тамыр үстерүдә технологияләрне, куелган таләпләрне төгәл үтәгәндә генә уңышка ирешеп була, ди агроном. Алай гына да түгел, аңа эшен яхшы белүе, тупланган тәҗрибәгә таянып, даими белемен күтәрүе, яңалыкка омтылуы да ярдәм итә. Ул җитәкчеләр белән һәрвакыт килешеп эшли, механизаторлар фикеренә игътибарлы. Язгы кыр, урып-җыю эшләрендә механизаторлар белән иртә таңнан кара төнгә кадәр басуда. Игенчеләрнең һәрберсенә җылы сүз таба, гомумән, җир кешесен алга куя, аны зурлый, олылый.
Без - журналистлар игенчеләр янында еш булабыз. Мөнәвир абыйның үзе белән һәрвакыт кайнар чәе булыр. "Кызлар, арыгансыздыр, әйдәгез әле чәй эчеп алыгыз", - дип, безне кыр шартларында чәй эчертеп җибәрергә дә җай таба. Иң рәхәт мизгел - ярты буем кадәр иген суктыру, самавыр-самавыр чөгендер алу, ди агроном. Ә боларга ирешү өчен күпме тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр, үҗәтлек кирәк. Ул үзен чын хезмәт, җир кешесе итеп таныта.
Узган елгы корылыкта технология таләпләрен төгәл үтәгәнгә күрә, хуҗалыкта уңыш ярыйсы чыга. Мөнәвир абый быелгы язгы кыр эшләрен аеруча дулкынланып көтеп алды. Җәйнең яңгырлы килүенә сөенеп бетә алмый, мул уңышка өмет баглый ул.
Берничә тапкыр авыл Советына депутат итеп сайлануы да аның халык арасында абруй казануы турында сөйли. Гаиләдә дә үрнәк әти ул. Йорт-җире, каралты-кура, бакчасы сокланырлык. Кызы, ике оныгы бар. Алар турында сөйләгәндә күзләреннән очкыннар чәчри. Эшендә тылның нык булуы да зур роль уйный. Хезмәтемне яратам, ди. Тормыш иптәше Вәсилә апа социаль хезмәткәр булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Бер-берсен аңлап, хөрмәт итешеп яши Әхмәтҗановлар.
Мөнәвир абыйга күп еллар әле игеннәр шавын тыңлап, аларга куанып эшләргә язсын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International