Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы Тукай...
2011 елның 22 апреле, җомга
Еллар, гасырлар уза, ә моңлы, үксез Тукай яши, аның иҗаты бүгенгебезгә аваздаш. Аның шигырьләрен укып үзеңә сабак, яшәүгә көч аласың, игелекле эшләргә омтыласың. Тукай иҗаты үлемсез, тиңдәшсез.
Районда Габдулла Тукай тууның 125 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. "Энергетик" Мәдәният сараенда юбилей уңаеннан узган бәйрәмгә ана телебез өчен янып йөрүчеләр -җирле шагыйрьләр, җитәкчеләр, мәктәп укучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шигырь сөючеләр җыелды. Анда күренекле якташлар -галим, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миннегулов һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, тарихчы, драматург, режиссер, Тукай премиясе лауреаты Рабит Батулла катнашты.
Мәдәният йорты фойесында Тукай иҗатына багышланган күргәзмә эшләде, икенче катта "Сөйкемле Шүрәле" район конкурсы эшләнмәләре урын алды. Анда район-шәһәр укучыларының шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп чигелгән, үрелгән, бәйләнгән, агач, пыяла, балчыктан ясалган әйберләре куелган иде.
Бәйрәмне район-шәһәр татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәдәният хезмәткәләре белән берлектә оештырды. Кичәдә бөек шагыйрьнең әдәбиятта, мәдәнияттә тоткан урыны, аның әсәрләренең тәрбияви көченә дан җырланды. Шагыйрь әсәрләрен татар гына түгел, рус телле укучылар да сәнгатьле итеп башкарды. Татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләренең максатчан эшләве нәтиҗәсе бу. Сәхнәгә бербер артлы күренекле якташлар күтәрелде. Батулла Тукай премиясенә "Сөембикә", "Яралы бүре", "Кылдан нечкә, кылычтан үткен" тарихи әсәрләре өчен лаек булды. Тукай турында әдәби әсәр язу - четерекле эш. Якташ бүгенге көндә дә шушы темага иҗат итә. Аның "Апуш-Тукай" романы "Казан утлары" журналында басылып килә. Күп серияле фильм эшләү өчен сценарие дөнья күрде. Әлеге җәһәттән Батулла белән горурланырлыгыбыз бар. Тукай тормышын, иҗатын тирәнтен өйрәнгән әдәбиятчы ул. Батулла чыгышында шагыйрьнең һәр әсәре, әсәрләренең һәр юлы зур тирән мәгънәгә ия булуын ассызыклады.
"Безнең Кол Гали һәм Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр һәм Утыз Имәни, Кандалый, Гафури, Такташ, Җәлил кебек бөек шагыйрьләребез бар. Әгәр бу затларны җыеп, татар шигъриятенең таҗ-тәхетен кемгә бирик, дип сорасаң, алар моңа, һичшиксез, Тукай лаек дип санарлар иде", - дип язды Хатыйп Миннегулов "Гасырлар арасында уйланулар" дигән китабында. Еллар безне Тукайдан ерагайтса да, аның иҗаты үлемсез, актуаль.
- Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, туган ягымда бөек Тукай әнә ничек биниһая зурлана, - дип башлады чыгышын Хатыйп ага Миннегулов.
Чыннан да, Тукайны зурлау аша татар, республика халкы, андагы башка кавемнәр дә зурлана дигән сүз. Якташ-галим Тукайның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле булуын, Тукай шәхесе, ул иҗат иткән рухи байлыкның еллар узган саен әһәмияте арта баруын ассызыклады. Тукай шагыйрь булып китүендә башка халыклар әдәбияты зур роль уйнавын үзе дә яшерми. Шуның нәтиҗәсе буларак, ул татарны дөнья әдәбияты, мәдәниятенә танытучы да, диде чыгышы ахырында Хатыйп Миннегулов.
Кичә район укытучылары, укучылары катнашында "Апушның тылсымлы төшләре" дип исемләнгән әкият белән дәвам итте.
Кырлай Тукайга аеруча якын, кадерле. Ятим Апушны кочагына сыендырган Кырлай, Сәгъди йорты шагыйрьне гомере ахырына кадәр озата. Әнә Сәгъди абзый йорты. Сәгъди ага Апушны йоклата. Тирән йокыга талган малай гаҗәеп төшләр күрә...
Бер авыл малае чума-чума су керә. Басмадагы алтын таракны чәлеп, йортына йөгерә. Су анасы тарагын эзләп килеп, аны кеше әйберенә тимәскә өйрәтә. Ул да булмады -сәхнәдә Шүрәле пәйда була. Былтыр тирләп-пешеп урман кисә. Юлында очраган һәркемне кытыклый торган хәйләкәр һәм эчкерсез, беркатлы Шүрәле Былтыр капкынына эләгә -бармакларын бүрәнә ярыгына кыстыра. Әнә шундый сихри төшләр күргән Апушны Сәгъди уята. Әлеге әкиятне укытучылар Рафаэль Хәсәншин, Клара Яһудина, Зиннур Мөхтәров, Алсу Әюпова, Миләүшә Вәлиәхмәтова һәм укучы Рүзәл Хәбибуллин оста итеп уйнадылар. Алып баручы Илнар Хәбибуллин белән Мария Шугулеваның башкару осталыклары камилләшә баруына сокланырлык. Ләйсән Тимерханова башкаруында "Тәфтиләү" шул хәтле табигый, урынлы яңгырады ки, Тукайның бер "Тәфтиләве" генә булса да, ул сәнгать тарихында калыр иде дип тагын бер кат инандык. Бәйрәм-кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз