Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.

Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов һәлак булучының әнисе, хатыны, кызлары, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле Родион Валерьевичның туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык һәм ныклык телим. Родион Валерьевич безнең хәтердә мәңгегә үз ватанын саклаучы, чын патриот һәм герой булып калачак! - диде Разиф Галиевич. Җыелучылар алдында шулай ук РФ Оборона министрлыгы, ТР Хәрби комиссариаты, хәрби часть һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашу сүзләре белән Зәй шәһәре һәм районы хәрби комиссары Динар Хәсәнов чыгыш ясады.

Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Родион Ратниковны Гулькин авылы зиратына җирлиләр. Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International