Бүген «Энергетик» мәдәният йортында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган зәйлеләрнең гаиләләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Зәй муниципаль районының дәүләт флагларын кертүдән башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Киләчәк буыннар тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ярдәм сүзләре белән гаиләләргә район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Ул улларын үз иленең чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә, якташларына гуманитар ярдәм җыюда өзлексез һәм бәяләп бетергесез көч куйганнары өчен барлык район халкына олы рәхмәтләрен җиткерде. Һәлак булган сугышчыларның батырлыгы район тарихында һәм зәйлеләр хәтерендә мәңгегә истә калачак, дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.
Разиф Гали улы хәрби комиссар Динар Хәсәнов белән бергә һәлак булган солдатларның туганнарына һәм якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Батырлык ордены белән, үлгәннән соң рядовойлар Рамил Рафис улы Газизов, Марат Радик улы Гомәров, Сергей Александрович Ерундов, Андрей Владимирович Раплев, Айнур Әбеләис улы Шәйдуллин һәм Игорь Михайлович Шатунов бүләкләнделәр. Бүләкләр аларның әти-әниләренә һәм гаиләләренә тапшырылды.
«Батырлык өчен» медале белән рядовой Евгений Леонидович Лифадеев бүләкләнде. Донецк Халык Республикасының Дәүләт бүләге - «Новгородскийны азат иткән өчен» медале белән үлгәннән соң, гвардия рядовое Евгений Александрович Алексеев билгеләнде.
II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән кече сержант Дмитрий Алексеевич Колесов бүләкләнде.
Старшина Александр Валерьевич Козлов Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләренә лаек булды.
Һәлак булган солдатларның батырлыгы зәйлеләр хәтерендә мәңгегә сакланыр һәм батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып хезмәт итәр.