Икътисад министры Марат Сафиуллин белән район башлыгы Татьяна Воропаева район-шәһәрдәге кече эшмәкәрлек объект-лары белән танышуны Бишсубашындагы Таҗетдин Юлдашев теплицасын караудан башладылар. Эшмәкәр өч ел элек сафка бастырган 60 сутый мәйдан биләгән теплицада 50шәр тонна кыяр һәм помидор үстерә. Быел исә уңыш 70 тоннага җиткән. Бер төп голланд помидоры үсентесе 5-6 кг уңыш бирә. Марат Сафиуллинга помидор-кыяр үстерүчеләр эше ошады.
– Мондый теплица Баулыда да бар. Тик биредә помидорлар башкачарак. Аларны февральдә утырталар, май аеннан җәйнең ахырына кадәр уңыш алалар. Мондый инициативага ничек ярдәм итү турында уйларбыз. Киләчәк кече бизнес кулында, – диде ул.
Икътисад министры караган икенче объект – Югары Пәнәчедәге агач эшкәртү цехы. Узган яз Түбән Пәнәче егете Михаил Красильников авыл башында буш торган элекке остаханә бинасында эш башлаган иде. Биредә 9 кеше эшли. Материал Кировтан, Башкортостаннан кайтартыла. Төп сатып алучылар – янәшә-тирә авыл халкы. Үз бүрәнәләрен ярдырырга килүчеләр дә бар. Цехта көненә 8 куб метр такта ярыла. Эшмәкәрнеңҗитештерүчәнлекне арттыру мөмкинлеге бар: хәзергә материалга ихтыяҗ зур түгел. Кризис бәяләрнең төшүенә китерде, дип Михаил Красильников министрга үзенең гозерләрен җиткерде. Калдык чималны ваклатырга станок, материал ташырга трактор кирәк аларга. Һәм тагын бер проблема: файдаланган электр энергиясе өчен түләү аена 7-8 мең сум тәшкил итә. Кыскасы, үз эшен башлап җибәрүче-ләрнең проблемалары җитәрлек, аларга министрга бу турыда үзләренә сөйләп бирү форсаты бирелде. Министр аларны игътибар белән тыңлады.
Август башында бер тәүлеклек 1500 үрдәк сатып алган эшмәкәрләрне тәвәккәлләр дими, кем дисең. Түбән Пәнәчедә кошчылык белән шөгыльләнүче Илүсә белән Фәнис Миңнехановларның бу өлкәдә тәҗрибәләре 5 ел. Аларга хәзер уллары Камил дә булыша башлаган. Быел алар авылдан ерак түгел бер гектар җир сатып алып, кош-корт асрау өчен яңа бина төзегәннәр. Бүгенге көндә ике катлы, 8 секцияле бинада 1500 үрдәк, 5 мең чеби үстерелә. Бинадан читтә су буенда 2000ләп каз каңгылдаша. Министр Миңнехановларның шулай тәвәккәл, кыю эш алып баруларына соклануын яшермәде. Бернинди кредит, ссуда алмыйча, терлек асрап шулай мантып киткәннәр алар. Кош-корт асрау, үзен аклый, ди Миңнехановлар. Үз тегермәннәре бар, катнаш азыкны үзләре ясый. Алар кош-кортларның организмын ныгыту, витаминнар белән тәэмин итү серен яхшы беләләр. Миңнехановлар белән хезмәттәшлек итүче эшмәкәр Җәмил Шакиров министрга килограммын 5 сумнан балык башы сатып алып, аны иттарткыч аша үткәреп, фураж белән бутап бирүе турында сөйләде. Ә балык катыш катнаш ризыкның бер килосы 35 сум тора, өстәвенә, кайчак ул ялган да була икән. Кошчылык белән шөгыльләнүче Миңнехановлар продукциянең үзкыйммәтен киметүнең төрле юлларын эзлиләр.
Балык үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр Татарстанда санаулы гына, шуларның берсе – Зәйдә. Су каналында балык үрчетүөчен шартлар бар. Эшмәкәр Радик Сәлахов “Зәй балык хуҗалыгы” ҖЧШ моннан өч ел элек оештырган. Ширкәт ныклы адымнар белән алга бара.
Радик Сәлахов Уфа дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаган. Балык үрчетү үзенчәлекләре, серләрен бик яхшы белә. Әлеге өлкәдә ике дистә елдан артык тәҗрибәсе бар. Хуҗалыкта карп балыгы үрчетелә. Бүгенге көндә биредә 120 тонна карп балыгы исәпләнә. Катнаш ризык Башкортостан һәм Чаллының икмәк кабул итү предприятиесеннән алына. Узган ел хуҗалык 150 тонна балык сатты. Быел сатуга 250 тонна чыгарырга ниятлибез, ди Радик Сәлахов. Үстерелгән балыкның 80 проценттан артыгы – Мәскәүдә, калганы Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Зәй шәһәрләрендә сатыла. Марат Сафиуллинда балык хуҗалыгы зур кызыксыну уятты.
Хакимият бинасының беренче катында оешма-предприятие, учреждение, кече эшмәкәрлек алып баручы ширкәтләр, политехник колледж җитештергән, үстергән әйберләрдән бай күргәзмә оештырылды.
Киңәшмәнең теоретик өлеше ТР Президенты М. Ш. Шәймиевнең “2010-2012 елларга Татарстан Республикасының бюджет һәм финанс сәясәте турында” ясаган докладында күрсәтелгән бурычларны тормышка ашыру юлларын билгеләү юнәлешендә алып барылды.
Марат Сафиуллин киңәшмәдә Татарстан Республикасының территориаль-икътисади үсеше сәя-сәте концепциясе турында анык мисаллар һәм саннар китереп сөйләде.
Дөньякүләм кризис Татарстан кебек сәнәгать нык үскән регионнарга ныграк кагылды, диде ул. Чөнки бездәҗитештерелә торган сәнәгать продукциясенең яртысыннан артыграгы чит илләргә озатыла. Нәкъ менә шуңа да Татарстан бездә җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ кимүдән күп зыян күрде. Бүген икътисадның кайбер секторларында киеренкелек сакланып килә.