"Язгы чәчү батыры-2026 " Александр Трофимов сайлауларда катнашты

2026 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Югары Мәлем авыл мәдәният йортында урнашкан 1466 нчы сайлау участогына үзенең гражданлык бурычын үтәргә Трофимов Александр Михайлович килде.

Александр Михайлович инде 25 ел Татарстанның агросәнәгать комплексында, 2019 елның мартыннан ул «Агрокөч-логистика» ҖЧҖендә тракторчы-машинист булып эшли. Моңа кадәр, 2004 елдан башлап, шулай ук «Агрокөчләр» холдингы предприятиеләрендә хезмәт куйган.

Эшләгән елларында Александр Трофимов үзен намуслы, җаваплы һәм югары профессиональ белгеч буларак танытты. Ул, өстәмә контроль таләп итмичә, куелган барлык бурычларны вакытында һәм сыйфатлы итеп үти. Аңа беркетелгән техника һәрвакытта да төзек хәлдә, бу исә эшсез торуны киметә һәм эш нәтиҗәлелеген арттыра. Александр Михайлович шулай ук механизаторларның яшь буыны өчен остаз булып тора.

2026 елгы язгы кыр эшләре барышында John Deere 8335r тракторында эшләп, ул 896 га туфрак эшкәрткән һәм 2325 га культуралар чәчкән.

Югары җитештерү күрсәткечләре өчен Александр Трофимовка Зәй районының «Язгы чәчү батыры-2026» дигән мактаулы исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International