Бүген Зәй шәһәренең «Техно заводы» ҖЧҖ филиалының актлар залында предприятиенең хезмәт коллективы җыелышы узды. Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турындагы нотык белән район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгыш ясады.
Разиф Гали улы үз чыгышында район үсешенең төп күрсәткечләрен яктыртты, сәнәгать предприятиеләренең икътисадка керткән өлешен билгеләп үтте һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Чараның үзәк өлешләреннән берсе Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреаты таныклыгын тапшыру булды. Хезмәттә ирешкән уңышлары һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен предприятиенең җиде хезмәткәре югары бүләккә лаек булды:
-Әбдерәхманов Рәхим Әнвәр улы;
Киселева Наталья Викторовна;
- Минеева Татьяна Васильевна;
- Пименова Резидә Нургали кызы;
Смирнов Михаил Александрович;
- Фәттахова Светлана Гаптелхак кызы;
- Юнысов Ринат Госман улы.
Разиф Гали улы лауреатларны лаеклы бүләкләре белән котлады, аларның һөнәри осталыкларын һәм район сәнәгате үсешенә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте. Җыелыш эш атмосферасында узды һәм район администрациясе белән сәнәгать предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итте.